news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Саба районында җиңел автомобиль пошины бәрдергән, шофер хастаханәгә озатылган

Юл һәлакәте Байлар Сабасы һәм Лесхоз бистәләре арасындагы юлда булган.

Төнлә Саба районында җиңел автомобиль пошины бәрдергән, шофер хастаханәгә озатылган
очевидцы

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Төнлә Саба районында «Лада Калина» автомобиле пошины бәрдергән, машина йөртүчене (ул хатын-кыз булган) хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кеше хәбәр итте.

Юл һәлакәте Байлар Сабасы һәм Лесхоз бистәләре арасындагы юлда булган.

Шок хәлендәге йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot