news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Әлмәт физик культура көллиятендә янгын чыккан

Янгында беркем дә зыян күрмәде.

Төнлә Әлмәт физик культура көллиятендә янгын чыккан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Төнлә Әлмәт физик культура көллиятендә янгын чыккан. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә 00.37ләр тирәсендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Риза Фәхретдин урамындагы уку йортында киенү-чишенү бүлмәсе януы турында хәбәр килде.

15 квадрат метр мәйдандагы янгын 20 минут эчендә сүндерелде. Башлангыч версия буенча, янгынның сәбәбе - электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу.

Янгында беркем дә зыян күрмәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100