news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда чит ил автомобиле мәктәп укучысын бәрдергән, малайның башы җәрәхәтләнгән

Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче көйләнми торган җәяүлеләр кичүе каршында тизлеген киметмәгән.

(Чаллы, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда чит ил автомобиле мәктәп укучысын бәрдергән, малайның башы җәрәхәтләнгән. Бу хакта җирле автоинспекциядән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте кичә иртән Мәскәү проспектында булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Хонда» автомобиленең 24 яшьлек йөртүчесе көйләнми торган җәяүлеләр кичүе каршында тизлеген киметмәгән. Нәтиҗәдә, ул «зебра»да 12 яшьлек малайны бәрдергән.

Баланы хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot