news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда 30дан артык машина трассада батып калган

Көчле буран М-5 трассасының Туймазы районындагы өлешендә хәрәкәтне туктаткан. Коткару эшләре бара.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). М-5 трассасының Башкортстандагы Туймазы районындагы өлешендә, көчле буран аркасында, 33 автомобиль туктап калган. Коткару эшләре бара.

«Оператив мәгълүматлар буенча М-5 трассасында Туймазы районының Серафимово һәм Николаевка авыллары арасындагы юллар участогында 33 җиңел һәм йөк автомобильләре туктап калган. Урында юл хезмәтләре эшли. Вазгыять контрольдә», - дип хәбәр итә төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты.

Башкортстандагы М-5 федераль трассасының бу өлеше, һава торышы начараю сәбәпле, автобуслар, йөк машиналары һәм такси өчен вакытлыча ябылган иде инде.

Кар чистарту өчен, вакыйга урынына чүмечле ике КамАЗ машинасы китерелгән. Ягулык салу станциясе янында оештырылган махсус урында кешеләр җылына һәм ашый ала.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, якшәмбе көнне иртән үк коткаручылар бу урында карда батып калган машинаны һәм өч кешене коткарган булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100