Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан юлларында буран аркасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чиклиләр
Вакытлыча чикләүләр М7, Казан — Оренбург һәм Казан — Ульяновск трассаларында кертелә.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). ТР автомобиль юлларында буран аркасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтен чиклиләр. Бу хакта республика автоинспекциясе хәбәр итә.
Бүген М7, Казан — Ульяновск һәм Казан — Оренбург трассаларында һава торышы начарлану сәбәпле, кичке биштән — шәһәрара автобуслар, кичке җидедән - йөк машиналары өчен вакытлыча чикләү кертелә.
Фаразлаулар буенча, бүген һәм иртәгә Татарстанда көчле җил, буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә. Температура -22 градуска кадәр төшәчәк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне мөмкин булган кадәр торак пунктлардан читкә чыкмаска, ә юлдагы штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8-843-533-38-88 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз