news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда юл һәлакәтеннән соң авария урыныннан качып киткән ике шоферны эзлиләр

Юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә ике кеше – 71 яшьлек автобус пассажиры һәм 43 яшьлек җәяүле зыян күргән.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда юл һәлакәтеннән соң авария урыныннан качып киткән ике машина йөртүчене эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Академик Сахаров урамындагы 31нче йорт каршында 71 яшьлек хатын-кыз автобус салонында егылган. Җәмәгать транспортының йөртүчесе, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозып, әлеге урыннан китеп барган.

Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге ханымның башы җәрәхәтләнгән.

Төн урталары якынлашып килгәндә Адоратский урамындагы 33нче йорт каршында билгесез автомобиль, 43 яшьлек ир-атны бәрдереп, авария урыныннан качып киткән. Нәтиҗәдә, җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, әлеге аварияләрне күрүчеләр булса, түбәндәге телефоннар аша хәбәр итүләрен сорый: 533-38-19, 533-38-48.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100