news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мунчада янгын вакытында бер кеше зыян күргән, сигезе урамга чыгып өлгергән

Янгын мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Казанда мунчада янгын вакытында бер кеше зыян күргән, сигезе урамга чыгып өлгергән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда шәхси мунчада янгын чыгу нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән, сигез кеше урамга чыгып өлгергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 21.06 сәгатьтә 112 бердәм номерына Воровский урамындагы 19нчы йорт каршында ике катлы шәхси саунада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

3нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә, агачтан салынган бинаның икенче катын ялкын чолгап алган була инде.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк сигез кеше урамга чыгып өлгергән. Ис газы белән агуланган бер кешене 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Ут белән көрәшүчеләр парланып утыра торган бүлмәдә чыккан янгынны (биредә түшәмгә ут капкан була) 40 минут эчендә сүндергән. Аның мәйданы 20 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot