news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Милиция хезмәткәрен көчләү турында җинаять эше суд хөкеменә тапшырылган
Хокук саклау вәкиленә һөҗүм итүчеләр суд алдында җавап тотачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Мәгълүм булганча, 2008 нче елның 5 ноябрендә РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Заречье районара бүлегендә, Казан Эчке эшләр идарәсе район бүлекләренең берсендә эшләүче милиция хезмәткәрен талау һәм көчләү факты буенча җинаять эше кузгатылган иде.
Тикшерү фаразлаганча, элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән 25 яшьлек Алексей Чернов һәм аның 23 яшьлек дусты Артур Сафиуллин, Казанның Авиатөзелеш районы тукталышларының берсендә, өенә кайтып баручы 19 яшьлек кызга һөҗүм итә. Яшь егетләр кызны көч кулланып ташландык бинага алып керә һәм аның ике кәрәзле телефонын тартып ала. Милициядә эшләве турында кисәтүгә карамастан, бу кызның битенә сугалар һәм ул егыла. Аннан юлбасарлар корбанын кыйнап, аны чиратлашып көчли һәм вакыйга урыныннан кача.
Икенче көнне җинаятьтә шикләнүчеләр тоткарлана һәм беренче сораштыру барышында алар көчләүдә гаепләрен таный. Алдагы сораштыруларда гаепләрен кире кага. Җинаять эше Казан шәһәре Авиатөзелеш районы судына җибәрелгән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы каршындагы Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot