news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тәрәзә юу сыекчасы җитештерелә торган цех хуҗасы тоткарланган

Законсыз цех Тихорецкая урамында урнашкан складлар территориясендә табылган.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда студентлар күпләп агуланганнан соң тәрәзә юу сыекчасы җитештерелә торган цех хуҗасын тоткарланган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Тәрәзә юу сыекчасы җитештерелә торган законсыз цех Тихорецкая урамында урнашкан складлар территориясендә табылган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, әлеге сыекчаны ясаган вакытта аңа метанол да кушканнар, ә аны гамәлдәге законнар нигезендә җитештерүдә кулланырга ярамый.

Цех хуҗасын тоткарлаганнар. Ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Якын арада аңа карата чик кую чарасы билгеләнәчәк.

Шунысын да искәртик: 17 ноябрьгә каршы төндә Салмачы бистәсендәге бер коттеджда студентлар метанол белән агуланган иде. 15 кеше хастаханәгә озатылды. Бер кызны коткара алмадылар – ул хастаханәдә вафат булды.

Соңрак ачыкланганча, яшьләр танышларыннан биш литрлы шешә белән исерткеч сатып алган. Әмма аны багажникта яткан тәрәзә юу сыекчасы белән бутаганнар һәм хуш исләндергеч кушып, шул сыекчаны эчкәннәр.

Легаль булмаган алкоголь сатучының шәхесе ачыкланган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100