news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Зөя елгасында боз астына төшеп киткән ике балыкчыны коткарганнар

Урынга тиз арада «Нептун-11» судносында коткаручылар юл тоткан.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Зөя елгасында боз астына төшеп киткән ике балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә 112 бердәм номерына Исәк торак пункты янында күпердән ерак түгел генә ике балыкчының боз астына төшеп китүе турында хәбәр килгән.

Урынга тиз арада «Нептун-11» судносында коткаручылар юл тоткан. Алар килгәндә балыкчылар инде бу урында булмаган. Шалтыратып хәбәр итүченең сүзләренчә, ир-атларны шул тирәдән үтеп барган кешеләр коткарган, шуннан соң балыкчылар, административ җаваплылыктан котылу өчен, бу тирәдән качып китү ягын караган.




news_right_1
news_right_2
news_bot