news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт яшьлек сабый төрле тән җәрәхәтләре алган

Юл һәлакәте кичә кич Сибгат Хәким урамында булган.

Казанда ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт яшьлек сабый төрле тән җәрәхәтләре алган
Скриншот с видео в соцсетях.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике чит ил автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт яшьлек сабый төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 17.05 сәгатьтә Сибгат Хәким урамында «Тойота Лэнд Крузер» автомобиленең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, сулга борылган вакытта «Ниссан Жук» машинасына маневрын төгәлләргә ирек бирмәгән һәм автомобильне юлдан «этеп» диярлек чыгарган. Нәтиҗәдә, «Ниссан» коймага килеп бәрелгән.

«Авариядә «Ниссан Жук» автомобилендәге дүрт яшьлек сабый зыян күргән. Юл һәлакәтенең нечкәлекләре һәм авариядә кемнең гаепле икәнлеге ачыклана», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.



news_right_1
news_right_2
news_bot