news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы прокуратурасы мәктәптә укучы белән укытучы арасында булган хәлне тикшерә

Шәһәр башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин да бу очрак турында аңлатма бирде.

Чаллы прокуратурасы мәктәптә укучы белән укытучы арасында булган хәлне тикшерә
соцсети

(Чаллы, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы прокуратурасы 15 яшьлек яшүсмернең чәчләрен хатын-кызлар резинкасы белән бәйләгән укытучыга карата тикшерү башлаган. Шикаятьне укучының әти-әнисе биргән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бу хәл 31нче номерлы мәктәптә булган. Әти-әнисе сүзләренчә, малайның чәчләре матур, дулкынланып тора һәм үзе сайлаган прическасы йөзенә килешә. Әмма бу фикерне сыйныф җитәкчесе хупламаган, ул яшүсмергә берничә тапкыр кисәтү ясаган һәм чәчен кыска итеп кистерүен таләп иткән.

Шуннан соң бер дәрестә педагог малайның чәчләрен ачык кызгылт-сары төсле резинка белән бәйләгән. Ике дәрестә бала шулай утырган. Укучының әти-әнисе укытучының бу гамәлен әдәпсезлек һәм баланы кимсетергә омтылу дип санаган. Алар мәктәп директорына, шулай ук шәһәр прокуратурасына шикаять белдергән.

Агентлыкка мәгълүм булганча, күзәтчелек органы сигезенче сыйныф укучысының әти-әнисе шикаяте буенча тикшерү башлаган.

«31нче мәктәптә укучы белән булган хәлдән соң Чаллы прокуратурасы тикшерү оештырды. Күзәтчелек ведомствосы бу хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклаячак, педагогның гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк һәм нигез булган очракта прокурор йогынтысы чараларын күрәчәк», — дип хәбәр итте Руслан Галиев.

Бу хәлгә шәһәр башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин да җавап бирде. Ул хәбәр иткәнчә, башкарма комитет тикшерү үткәргән инде.

«Тикшерү нәтиҗәләре буенча сыйныф җитәкчесенең үз вәкаләтләрен арттыуы ачыкланды. Укытучыга дисциплинар җәза бирелде», — дип хәбәр итте Хуҗин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100