Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тикшерү комитеты Чаллыда күп катлы йортта шартлауның төп версияләрен игълан итте
Шартлау сәбәпле 22 яшьлек кыз һәлак булган, тагын өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда биш катлы йортта шартлау буенча тикшерүчеләрнең берничә версиясе бар.
Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, газ «зәңгәр ягулык» белән тәэмин итү хезмәтләренең сыйфатсыз күрсәтелүе, шулай ук газ җиһазы белән саксыз эш итү яки аннан дөрес файдаланмау сәбәпле шартларга мөмкин.
«Хәзерге вакытта барлык версияләр дә тикшерелә», — дип ачыклык кертте Шептицкий.
Тикшерүчеләр фаҗига булган урынны җентекләп караган, шаһитлар һәм зыян күрүчеләр белән аралашкан. Хәзерге вакытта суд янгын-техник, төзелеш-техник һәм медицина экспертизалары билгеләнгән. Газ хезмәте күрсәтү һәм идарәче оешмаларда тентү үткәрелгән, аларның документлары алынган. Тикшерүчеләр әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
- Кичә кичке алтынчыда Чаллының Татарстан урамында шартлау булган. Нәтиҗәдә, биш катлы йортның дүртенче һәм бишенче катлары өлешчә җимерелгән. Фаҗигадә 22 яшьлек кыз һәлак булган. Тагын өч кеше, шул исәптән ике бала, төрле тән җәрәхәтләре алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз