Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирустан тагын тугыз кеше үлгән
Республикада 2021 елның 22 октябренә Covid-19 вирусы корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 906га җитте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»).Татарстанның тагын тугыз кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Аларның алтысы хатын-кыз һәм өч ир-ат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тугыз үлем очрагы расланган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Covid-19 вирусыннан 1934, 1947, 1952, 1953, 1955 һәм 1960 елларда туган хатын-кызлар һәм 1934, 1941 һәм 1955 елларда туган ир-атлар вафат булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.
Шулай итеп, Татарстанда коронавирус корбаннарының рәсми рәвештә теркәлгән гомуми саны 2021 елның 22 октябренә 906га җиткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз