news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында автобуска ут капкан

Әлеге хәл республиканың Зәй районында Поручиково авылы янында булган.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Автобуска республиканың Зәй районында Поручиково авылы янында ут капкан булган. Яныннан узып баручы шаһитлар «ПАЗ» автобусы януын видеога төшергән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, автобус вахта йөртүчеләрнеке икәнлеге ачыкланган. Нәтиҗәдә, бер кеше дә зыян күрмәгән. Салонда булган барлык кеше – дүрт пассажир һәм шофер – автобустан чыгарга өлгергән. Транспорт Мавринодан Зәйгә бара торган булган. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100