Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы башкарма комитеты шартлауда зыян күрүчеләргә финанс ярдәме билгеләячәк
Барлык зыян күрүчеләр кайнар ризык һәм яшәү урыны белән тәэмин ителәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Чаллы шәһәре башкарма комитеты Татарстан урамындагы биш катлы йортта газ шартлауда зыян күргән кешеләргә финанс ярдәме чараларын билгеләячәк.
«Зыян күргән кешеләргә ярдәм оештырылды, зыян ачыклана. Шулай ук бүген йортның 11 подъездында һәм күрше подъездларда зыян күрүчеләр өчен финанс ярдәме чаралары билгеләнәчәк. Йортның күрше подъездларында яшәп булу-булмауны, кешеләрне фатирларга кертү мөмкинлеген ачыклаячаклар. Аңа кадәр барлык зыян күрүчеләр кайнар ризык һәм яшәү урыны белән тәэмин ителәчәк», — дип хәбәр итте шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Илья Зуев.
Чаллы башкарма комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, кунакханәдә оештырылган вакытлыча яшәү пунктында 22 кеше төн уздырган.
«Татар-информ» кичә Чаллыда Татарстан урамындагы биш катлы йортта шартлау булуын хәбәр иткән иде. Фаҗигадә дүрт кеше зыян күрде. Соңрак аларның берсе — 22 яшьлек кыз хастаханәдә вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз