news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның өч торак пунктында котыру авыруы буенча карантин кертелде

Чикләүләрне хайваннар авыруының соңгы очрагыннан ике ай узгач алачаклар.

(Казан, 26 сентябрь,«Татар-информ»). Татарстанның өч торак пунктында котыру авыруы буенча карантин кертелде. Татарстан Республикасы Президенты указы республика җитәкчесенең рәсми порталында басылды.

«Татарстан Республикасының торак пунктлары территорияләрендә терлекләр котыру авырулы булганга, Алексеевск районының Яңа Спас авылы, Зәй районының Утяшкино һәм Яңа Чишмә районының Шахмай авылында  карантин билгеләргә», — диелә документта.

Чикләүләр гамәлдә булган вакытта авылларда йорт хайваннары белән сәүдә итү һәм аларны читкә чыгару, кыргый хайваннарны тоту, чирле хайваннарны иткә чалу, аларның сөтен куллану тыела. Шулай ук сәламәт хайваннарның сөтен пастеризацияләмичә генә сатарга һәм кулланырга, тиресен һәм йонын дезинфекциясез сатарга ярамый.

Режим хайваннар авыруының соңгы очрагыннан ике ай узганнан соң бетереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100