news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә эвакуатор җиңел машинаны төшереп җибәргән

Бу хәл кичә Подлужная урамында булган.

Казан үзәгендә эвакуатор җиңел машинаны төшереп җибәргән

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә эвакуатор җиңел машинаны төшереп җибәргән. Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, бу хәл кичә Суворов училищесыннан ерак түгел Подлужная урамында булган.

Эвакуаторда эләктереп күтәртә торган бер чылбыры өзелгән һәм чит ил машинасы алгы бамперы белән асфальтка төртелеп, һавада эленеп калган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot