Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында комбайнда аягы кысылган ир-атны коткарганнар
Коткаручылар гидравлик инструмент белән зыян күрүчегә ярдәм күрсәткәннәр һәм носилкада ир-атны ашыгыч ярдәм машинасына озатканнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»).Әлмәт янында 37 яшьлек эшчене коткарганнар, аның аягы комбайнга кысылган булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Алдагы көнне 10.10 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына Кәләйдәге машина-трактор станциясе гаражында 37 яшьлек ир-атның аягы комбайнга эләгүе турында хәбәр килде», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Әлмәт эзләү коткару отряды хезмәткәрләре гидравлик инструмент ярдәмендә зыян күрүченең кысылган аягын ала, шуннан соң ир-атны носилкага салып, ашыгыч ярдәм машинасына илткәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз