Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Новгород предприятиесендә штаттан тыш хәл аркасында җиде кеше нурланыш алган
Алар Мәскәүгә А.И Бурназян исемендәге Федераль медицина биофизика үзәгенә озатылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Новгородта "И.И Африкантов исемендәге машина төзү тәҗрибә конструктор бюросы" акционерлык җәмгыятендә чыккан штаттан тыш хәл аркасында җиде кеше нурланыш алган, алар медицина учреждениесенә озатылган, дип хәбәр итә "Интерфакс" агентлыгы. Предприятие "Атомэнергомаш" оешмасына карый.
Ситуацияне яхшы белүче чыганак хәбәр итүенчә, дип яза агентлык, лабораториядә эшләүче җиде кеше Мәскәүгә А.И Бурназян исемендәге Федераль медицина биофизика үзәгенә озатылган.
Чыганак аларның хәле турында әйтә алмаган.
Предприятиенең матбугат секретаре Наталья Попова штаттан тыш вәзгыятьнең җомга көнне килеп чыкканын хәбәр иткән.
"Бу локаль ситуация иде, лабораториядән ары чыкмады. Предприятие территориясендә радиация фоны нормада, предприятие гадәти режимда эшли", - дигән ул.
Түбән Новгородта гражданлык оборонасы мәсьәләләрен хәл итәргә вәкаләтле бүлек башлыгы Игорь Лучнев җирле телеканалга биргән интервьюсында бер генә эшченең бераз нурланыш алганлыгы турында сөйләгән. "Ул бер еллык нурланыш алган. Димәк, ул бер ел дәвамында предприятиедә эшли алмаячак. Штаттан тыш ситуацияне хәтта ликвидацияләргә кирәкми, чөнки ул кыска вакытлы нурланыш кына иде", - дигән ул.
"И.И Африкантов исемендәге машина төзү тәҗрибә конструктор бюросы" акционерлык җәмгыяте - атом машиналары төзү фәнни-җитештерү предприятиесе, илдә эреләрдән санала. Предприятиедә тикшеренү, эксперименталь, җитештерү базалары бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз