news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгыннан өч кешене коткарганнар

Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Төнлә Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгыннан өч кешене коткарганнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Айдаров урамындагы 20нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген 3.08 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр тугыз катлы йортның беренче катындагы фатирның януын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр коткару битлеге ярдәмендә төтен белән тулган подъезддан өч кешене эвакуацияләгән. Йортта яшәүче тагын 20 кеше урамга үзләре чыккан.

3.19 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100