news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда трамвай рельслардан чыккан һәм «ГАЗель»га бәрелгән, имгәнүчеләр бар

Шаһитлар сүзләренчә, авария вакытында җәмәгать транспортында 20 пассажир булган.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бүген кичке сәгать алты тирәсендә Казанның Гвардия урамында юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итүенчә, биредә «ГАЗель» белән трамвай бәрелешкән.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, трамвай рельстан чыккан һәм «ГАЗель» машинасына бәрелгән. Каты бәрелешүдән соң йөк машинасы бер ягына ауган, аның кабинасының һәм кузовының бер өлеше җимерелгән.

Шаһитлар сүзләренчә, авария вакытында җәмәгать транспортында 20 пассажир булган. «ГАЗель» йөртүчесе имгәнгән.

«32 яшьлек ир-атның баш мие селкенгән һәм кулы сынган булырга мөмкин. Аны хастаханәгә алып киткәннәр», — диделәр Казанның ЮХИДИ матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot