news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер ай элек өеннән чыгып киткән 16 яшьлек кызны эзлиләр

Виктория Егорова 14 июльдә өйдән чыгып киткән.

Казанда бер ай элек өеннән чыгып киткән 16 яшьлек кызны эзлиләр

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Казанда 16 яшьлек Виктория Егорованы бер ай эзлиләр. Ул өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Виктория 14 июльдә өйдән чыгып киткән. Ул аксыл көрән джинсы куртка, зәңгәр джинсы чалбар, ак футболка һәм ак кроссовка кигән булган.

Тикшерүчеләр кыз җинаять корбаны булырга мөмкин дип фаразлый.

Виканың кайда булуы турында белүчеләр (843) 291-43-08, 291-43-62 яки 89178849479 телефоннары буенча хәбәр итә ала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100