news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда шәхси балалар бакчасында янгын чыккан

Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.

Казанда шәхси балалар бакчасында янгын чыккан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Казанның Константиновка бистәсендәге «Балалар җире» шәхси балалар бакчасы түбәсенә ут капкан. Янгыннан ике тәрбияче һәм 14 бала үзләре чыгып котыла алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 16.49 сәгатьтә бердәм ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыру 112номерына Константиновка бистәсеннән хәбәр килде. Анда Привольная урамында «Балалар җире» шәхси балалар бакчасының түбәсе януы турында әйтелде», - диделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта ике тәрбияче һәм 14 бала үзләре бакча бинасыннан чыгып киткән булган.

Янгын сүндерүчеләр 15 минутта янгынны сүндергән. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot