420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). 7нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре Казанның Кол Гали урамындагы бер йортта чыккан янгыннан ике кешене эвакуацияләде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Янгын Кол Гали урамындагы 9нчы йортның сигезенче катында килеп чыга. Коткаручылар, махсус битлекләр кидереп, ике кешенең гомерен саклап кала.