Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә районында 56 яшьлек комбайнчы ургычка эләгеп һәлак булган
Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кичә, 25 июль көнне, Минзәлә районы Дружба авылы янында басуда урып-җыю эшләре барышында 56 яшьлек комбайнчы үлгән.
РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра, дип хәбәр ителә Тикшерү идарәсе сайтында.
«Нива» комбайнында эшләгән ир-ат, әлегә билгесез сәбәпләр аркасында, ургычка эләккән. Тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак булган.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Соңыннан процессуаль карар кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз