news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында урманда адашкан хатынны Мамадыш районында тапканнар

Хатын-кыз иртәнге тугыздан бирле урманнан чыга алмыйча йөргән.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә көндез республиканың 4нче зона-коткару отряды коткаручылары Кукмара районында урманда адашкан 51 яшьлек хатын-кызны эзләргә барган.

Ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 номеры буенча шалтыратып, хатын-кызның иртәнге тугыздан бирле урманнан чыга алмавын хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, эзләүдә шулай ук полиция хезмәткәрләре дә катнашкан.

Берничә сәгатьтән соң югалган хатын-кызны Мамадыш районының Келәүш бистәсе тирәсендә табып алалар, аны полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100