news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда велосипедчыны бәрдергән һәм авария урыныннан качкан машина йөртүчене эзлиләр

Җиңү проспектындагы 17 яшьлек велосипедчыны машина бәрдергән.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Казан дәүләт автоинспекциясе 23 июльдә 11:10 сәгатьтә Җиңү проспектында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.

Якынча версия буенча, билгесез автомобиль йөртүчесе Җиңү проспектындагы 21 номерлы йорт янындагы территориядән барганда 17 яшьлек велосипедчыны бәрдергән һәм авария урыныннан качып киткән, дип яза Казан мэриясе.

Велосипедчы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, травматология пунктында медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны кайтарып җибәргәннәр.

Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларына түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга сорый: +7 (843-53) 3-38-19, +7(843)533-38-48.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100