news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юлында өч кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән

Бүген көндез республиканың Питрәч районында үлем белән тәмамланган авария булды.

Татарстан юлында өч кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән
авария шаһитлары фотосы

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан трассасында өч кеше һәлак булган авария нәтиҗәләре видеога эләккән. Видеоязманы кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырды. 

Кадрларда юлда җимерелеп беткән «Хендэ» җиңел автомобиле күренә. Алдарак юл кырыена төшеп китеп әйләнгән «КАМАЗ» ята. Ул бетон балкалар ташый торган булган.

Фаҗига шаһитлары сүзләренә караганда, бүген көндез республиканың Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте булган.

 «Һәлакәттә өч кеше үлгән — машина йөртүче, чит ил машинасы пассажиры һәм йөк машинасын йөртүчесе», - дип сөйләделәр вакыйга шаһитлары. 


news_right_1
news_right_2
news_bot