news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда, асфальт җимерелеп, автобусның чокырга эләгүен видеога төшергәннәр

Юл-транспорт һәлакәте Четаев һәм Әмирхан урамнары киселешендә була.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Шаһитләр Казанда, асфальт җимерелеп, автобусның чокырга төшүен видеога төшереп алган. Һәлакәт булган урындагы кадрлар белән социаль челтәрдән файдаланучылар уртаклашты.

Видедга «ПАЗ» автобусы астында чокыр барлыкка килүе күренә. Транспорт чарасы алгы тәгәрмәчләре белән шунда төшкән.

Юл-транспорт һәлакәте Четаев һәм Әмирхан урамнары киселешендә булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot