news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада журналист Рушан Кириев вафат

Дусты һәм хезмәттәше, «Вечерняя Уфа» газетасы мөхәррире Вячеслав Голов хәбәр иткәнчә, безнең коллегабызда инфаркт булган.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Уфада 66 яшендә танылган журналист Рушан Кириев вафат булды. Аның дусты һәм хезмәттәше, «Вечерняя Уфа» газетасы мөхәррире Вячеслав Голов хәбәр иткәнчә, безнең коллегабызга инфаркт булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Рушан Кириев 1955 елның 23 июлендә Уфада танылган язучы, галим, фронтовик Кирий Мәргән-Әхнәф Нури улы Кириев гаиләсендә туа. Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, «Ленинчы» республика яшьләр газетасында эшли башлый. Аннан соң ул республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында, мәгълүмат агентлыкларында, корреспонденттан алып җитәкчегә кадәр, аннан шулай ук реклама мәгълүмат басмаларына нигез салучы буларак эшли.

Яшьләр басмасыннан соң Рушан «Советская Башкирия» газетасы секретариатында хезмәт куя, «Башкортстан хәбәрләре» газетасы редакторы урынбасары була, 90нчы еллар ахырында шулай ук берничә ел мәгълүмат агентлыгында эшли.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100