news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, өч кеше, шул исәптән бала имгәнгән

Тугыз яшьлек кызның аягы сынган булырга мөмкин.

Татарстанда юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, өч кеше, шул исәптән бала имгәнгән

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Биектау районында Казан-Малмыж юлында бүген ике «Лада» автомобиле кара-каршы бәрелешкән.

Каты бәрелешүдән соң «ундүртенче» модельле «Лада» машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм баганага бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына фаҗига шаһитлары хәбәр итте.

«Юл һәлакәтендә бер кеше үлгән. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өч кешене, шул исәптә тугыз яшьлек кызны хастаханәгә алып киткән. Баланың аягы сынган булырга мөмкин», — дип хәбәр итте шаһитлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot