Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

Республикада вирустан барлыгы 495 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе корбаны булган. Шулай итеп, республикада вирустан барлыгы 495 үлем очрагы теркәлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Республикада 1935 елда туган хатын-кыз һәм 1951 елда туган ир-ат коронавирустан үлгән.