news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиңел машинаның «зебра»да велосипедчыны бәрдереүе видеога эләккән

Велосипедчы алган җәрәхәтләр турында әлегә мәгълүмат билгеле түгел.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Бүген Казанның Азат Аббасов урамында, 185нче мәктәп каршында, җиңел машина велосипедчыны бәрдергән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә расладылар.

Юл-транспорт һәлакәте мизгеле видеокүзәтү камерасына эләккән, ролик социаль челтәрләрдә барлыкка килде. Видеодан күренгәнчә, автомобиль руле артындагы кыз ашыкмый гына кинәт «зебра»га чыккан велосипедчыны күрми калган.

Автомобиль велосипедчыны таптатып узган. Велосипедчы алган җәрәхәтләр турында әлегә мәгълүмат билгеле түгел, ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100