Җиңел машина юл читенә төшеп китеп капланган, пассажир зыян күргән

Автомобиль руле артында булган кыз идарәне үти алмаган.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Бүген иртән Кама Тамагы районында, Тәмте бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте булды. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте.

Автомобиль руле артында булган кыз идарәне үти алмаган һәм машина трассадан кюветка чыгып, түбәгә әйләнеп капланган.

Авариядә автомобиль салонында булган пассажир зыян күргән. Аны якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.