news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 14 яшьлек кыз җиденче каттагы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

Бу хәл бүген шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсендә булган.

Чаллыда 14 яшьлек кыз җиденче каттагы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән
Валентин Кулагин

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Чаллыда 14 яшьлек кыз җиденче каттагы тәрәзәдән егылып төшеп үлгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, бу хәл бүген шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсендә булган.

Автокаладан агентлыкның үз хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр иткәнчә, кыз җиденче каттан йортта урнашкан кибет түбәсенә егылган. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлә.

Хәбәрче сүзләренә караганда, хәзер бу хәлнең төрле фаразлары карала.

«Фаразлар төрле, күп. Кемдер аның селфи ясаганын, шул чакта артка чигенүен һәм егылып төшүен әйтә», – дип хәбәр итте Валентин Кулагин.

news_right_1
news_right_2
news_bot