Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда базга егылып төшкән 92 яшьлек әбине коткарганнар
Коткаручылар базга төшеп, карчыкны носилка ярдәмендә өскә күтәргән һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда базга егылып төшкән 92 яшьлек әбине коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә кичке бишләр тирәсендә 112 бердәм номерына Сидоровка бистәсенең Исаев урамында өлкән яшьтәге хатын-кызның тирән базга егылып төшүе хакында хәбәр килгән. Әби үз көче белән генә баздан чыга алмаган.
Чакыру буенча килгән 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре базга төшеп, карчыкны носилка ярдәмендә өскә күтәргән һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз