Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районында машиналар бәрелешкән: имгәнүче бар
Югары Чегодай авылы янында төнге икеләрдә булган юл һәлакәтендә бер машина пассажиры тән җәрәхәтләре алган.
(Казан, 26 май, “Татар-информ”, “Безнең Чирмешән”, Марат Гомәров). Чирмешән районында машиналар бәрелешкән: имгәнүче бар. Бу хакта район басмасы яза.
Югары Чегодай авылы янында төнге икеләрдә булган юл һәлакәтендә бер машина пассажиры тән җәрәхәтләре алган. Аны Әлмәткә больницага озаталар.
ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, Шешминка ягыннан килүче VOLKSWAGEN POLO чит ил машинасын йөртүче Иске Үтәмештән Чирмешән уңаена төп юлдан барган ВАЗ-21101 автомашинасына юл бирми.
Кагыйдә бозучы, Лениногорск районы кешесе, Нурлаттан Лениногорскига барганда Шешминка ягына адашып кергән. Кире чыкканда юл билгесен күрмәдем, ди.
“Һәлакәттә тән җәрәхәтләре алган ВАЗ пассажиры Әлмәткә больницага озатылды. Аңа ярдәм күрсәтеп, өенә кайтарып җибәргәннәр. Йөртүчеләр икесе дә исән-сау”, - ди районның ЮХИДИ бүләкчәсе өлкән дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз