news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда юл читенә төшеп киткән җиңел машинада ике егет һәм бер кыз имгәнгән

Авария иртән Сөембикә проспектында булган.

Чаллыда юл читенә төшеп киткән җиңел машинада ике егет һәм бер кыз имгәнгән
соцсети

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Чаллыда җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, ике егет һәм бер кыз зыян күргән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Авария иртән Сөембикә проспектында булган. Кадрлардан күренгәнчә, җиңел автомобиль юлдан читкә чыгып, кирпеч корылмага килеп бәрелгән. Машинаның алгы өлеше тулысынча ватылган.

Юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр иткәнчә, бу вакытта автомобильдә ике егет һәм бер кыз булган. Нәтиҗәдә, машина йөртүче һәм кызның аягы сынган, тагын бер пассажирның башы һәм аягы җәрәхәтләнгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot