Әлмәттә комод саткан хатын-кызларны талаганнар

Мошенник өч карта номерын сорап алган һәм өчесенең дә акчаларын үз хисабына күчергән.

(Әлмәт, 26 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге матбугат хезмәте корбаннарның банк карталарыннан 100 мең сум үзләштергән мошенник турында хәбәр итте.

34 яшьлек хатын-кыз апасының комодын 1500 сумга сатарга уйлый. Ул әлеге тәкъдимне бушлай игъланнар сайтына урнаштыра, бер сәгатьтән аңа үзен рестовратор булып таныштыручы кеше шалтырата һәм акчаның бер өлешен алдан түләргә теләвен әйтә. Моның өчен ул хатын-кызның карта номерын сорый. Җавап алгач, «рестовратор» банк туры килми дип, башка карта сорый. Шуннан соң хатын-кыз апасының номерын әйтә. 

Шулай итеп, мошенник өч карта мәгълүматын сорап ала һәм аларның берсеннән 14500, икенчесеннән — 1300, өченчесеннән 50750 сум күләмендә акчаларны үз хисабына күчерә. Һәр акча алу процедурасын башкарганда СМС рәвешендә килүче яшерен кодны да сорап ала. Банк кисәтүләренә карамастан алар аңа парольләрне әйтеп бирә. 

Карталарда акча калмагач, мошенник түләү башкарылмады дип хәбәр итеп, кушымтаны яңартырга һәм банк хезмәткәре белән элемтәгә керергә кирәклеген әйтә. Шуннан соң ул телефонын сүндерә. 

Бары тик шуннан соң гына хатын-кызлар аларны алдауларын аңлап, полициягә хәбәр итә.