Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда җиңел автомобиль маршрут автобусы белән бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше үлгән
Авария кичә Белорет районында Белорецк-Ломовка автомобиль юлының икенче чакрымында булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда тукталышта пассажирларны төшергән вакытта җиңел автомобиль маршрут автобусына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, бер кеше үлгән, тагын берсе төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Динар Гыйльметдиновка сылтама белән хәбәр итә.
Ул китергән мәгълүматлар буенча, авария кичә Белорет районында Белорецк-Ломовка автомобиль юлының икенче чакрымында булган. «ВАЗ-2112 автомобилен идарә итүче 37 яшьлек ир-ат, Белорецк ягыннан хәрәкәт иткән вакытта, паcсажирларын төшерү өчен туктаган «Газель» автобусына килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә, җиңел машина шоферы шунда ук һәлак булган. Авариядә шулай ук автобустагы биш пассажирның берсе зыян күргән», - дип искәрткән Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы һәм әлеге уңайдан тикшерү эшләре башлануы хакында хәбәр иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз