news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәле начарланган ир-атка ашыгыч ярдәмне дөрес адреска чакыртмаганнар, ир-ат үлгән

Медицина хезмәткәрләре бригадасы ир-атны 50 минуттан соң гына таба алган.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Казан янында Яңа Салмачы бистәсе кибетләренең берсендә өлкән яшьтәге ир-атның кинәт хәле начарлана, аңа ашыгыч ярдәм чакырталар. Соңрак ачыкланганча, ярдәм дөрес адрес буенча чакыртылмаган була. Бу хакта «Татар-информ»га ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Кичә 112 линиясе буенча чакыру 19.10 сәгатьтә теркәлде. Якындагы ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырылды. Әмма чакырылган Көек Бистәсе адресы буенча кибет булмаган. Кабат чакыручылар белән элемтәгә кердек, адресны ачыкладык. 20.00 сәгатьтә бригада урында иде», — дип аңлаттылар ведомствода.

Кызганыч, өлкән яшьтәге ир-атның гомерен саклап кала алмаганнар.

Ашыгыч ярдәм хезмәте диспетчерлары белән барлык шалтыратулар һәм сөйләшүләр яздырыла. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкны бригада чакыртканда урынны дөрес хәбәр итүне сорый. Бу медицина хезмәткәрләре килү вакытын кыскартачак», - дип искәрттеләр ведомствода.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100