news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә пенсионерның акчасын урлаган хатын-кызны тоткарлаганнар

Кибеттә хатын-кыз 88 яшьлек әби кесәсеннән төшкән акча янчыгын алып киткән.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бөгелмәдә пенсионер ханымның акча янчыгын урлаган хатын-кызны тоткарлаганнар. Бу хакта ТР буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Космонавтлар урамындагы кибеттә 88 яшьлек әбинең акча янчыгы югалганлыгы турында хәбәр алынган. Ул кассада ук, товар өчен акча түләргә җыенган вакытта акча янчыгы юклыгын искәргәнлеген сөйләгән.

Камералардагы язулар күрсәткәнчә, сөт ризыкларын кәрҗингә салганда, әбинең акча янчыгы кесәсеннән төшкән. Яныннан узып баручы хатын-кыз аны алып, кибеттән тиз арада чыгып киткән.

Шик төшкән 55 яшьлек хатын-кызны Укчылар урамында туктатканнар. Хатын акча янчыгын күрмәвен әйткән, әмма үзенә язманы күрсәткәч, кылган гамәлләрен таныган. Ул акча янчыгын юл уңаенда ташлаган, ә эчендә тапкан акчаларны бияләе эченә яшергән.

Ханымны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100