news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Булгария» турында эш: суд зыян күрүчеләрнең дәгъваларын карый башлады

Зыян күрүчеләр, мораль һәм материаль зыянга компенсация түләтү өчен, аларны гражданлык дәгъвачысы итеп тануларын сорый

 (Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Казанның Мәскәү районы судында “Булгария” теплоходы һәлакәте турында эш буенча суд процессы дәвам итә.

Гаепләнүчеләрнең адвокатлары яклау ягыннан дәлилләрне китерүне тәмамлады. Бу процесс 2013 нче елның 30 нчы октябреннән алып, 2014 нче елның 25 нче февраленә кадәр дәвам итте.

Бүген суд алдагы стадиягә - өстәмәләргә күчте. Аерым алганда, судья Сергей Якунин эштә булган зыян күрүчеләрнең, мораль һәм материаль зыянга компенсация түләтү өчен, аларны гражданлык дәгъвачысы итеп тану турында дәгъваларын тикшерә башлады.

Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot