news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1570кә җитте

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус аркасында тагын биш кеше үлгән.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус аркасында тагын биш кеше үлгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле регионда коронавирус аркасында 1570 үлем очрагы ачыкланды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инфекциянең яңа корбаннары 1988 елгы бер ир-ат һәм 1932, 1931, 1962, 1928 елгы дүрт хатын-кыз.

Бу көннәрдә республикада коронавирус йоктыруның яңа очраклары кисәк артты. Соңгы тәүлектә тагын 367 татарстанлы коронавирус белән авырый башлаган.


news_right_1
news_right_2
news_bot