news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда аферистлар өчен пенсионердан акча алырга килгән курьерны тоткарлаганнар

Полиция егетнең башка җинаятьләргә катнашы булу-булмавын ачыклый.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 88 яшьлек әби полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ул мошенниклар кармагына эләгүе турында сөйләгән.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның декабрь ахырында аңа билгесез кеше шалтыраткан һәм кызы җитди юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе турында хәбәр иткән. Җинаять җаваплылыгыннан качу өчен акча сораганнар. Өлкән яшьтәге ханым ышанган һәм курьерга 350 мең сум акча биргән.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьче булырга мөмкин кешенең шәхесен ачыклаган. Казанда яшәүче 23 яшьлек егетне 20 гыйнварда иртән Попов урамында тоткарлаганнар. Ул гаебен таныган.

Егет тикшерү вакытында Казаннан беркая да китмәү турында гариза язган. Полиция егетнең башка җинаятьләргә катнашы булу-булмавын ачыклый.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100