news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә бер хатын алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән

Әни кешенең алимент буенча гомуми бурычы 454 мең сумнан арткан.

(Зәй, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Николай Шамионов). Зәй районында балигъ булмаган кызы өчен алимент түләүдән баш тарткан 48 яшьлек хатын хөкем ителгән.

Шәһәр суды хатын-кызны Россия Җинаять кодексының 157нче маддәсе 1нче өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Суд карары белән әлеге хатын-кыз ана хокыкыннан мәхрүм ителеп, балигъ булмаган кызы өчен алимент түләргә тиеш була. Әмма 2020 елның июнь аеннан алып августка кадәр хөкем ителүче алимент түләүдән, балага матди ярдәм күрсәтүдән качкан.Хатын-кызның алимент буенча гомуми бурычы 454 мең сумнан арткан.

Хатын-кыз үз гаебен өлешчә таныган. Суд аңа 10 ай төзәтү эшләренә тарту сыйфатында җәза билгеләгән. Моннан тыш аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылачак. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100