news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән

26 гыйнварга республикада ковидтан үлүчеләр саны 247 кешегә җиткән.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 1933 һәм 1936 елда туган ике ир-ат һәм 1937 һәм 1952 елда туган ике хатын-кыз үлгән. Шулай итеп республикада коронавирустан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, .үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

26 гыйнварга республикада ковидтан үлүчеләр саны 247 кешегә җиткән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot