news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар халкының генеалогиясен өйрәнүче Адил Беляев вафат

Аны соңгы юлга 27 гыйнвар озатачаклар.

Татар халкының генеалогиясен өйрәнүче Адил Беляев вафат
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә 89нчы яшендә татар халкының генеалогиясен өйрәнүче, гомер буе төрле династияләрнең килеп чыгышы һәм туганлык тарихын өйрәнгән Адил Беляев вафат була.

Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Адил Беляевны соңгы юлга 27 гыйнвар озатачаклар. Аны Даниловск мөселман зиратында хатыны янына җирлиячәкләр.

Белеме буенча Адил Беляев төзүче була. Россиянең атказанган төзүчесе, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты исеменә ия, күп кенә әһәмиятле объектларны төзүдә катнашкан.

Адил Беляев күп еллар дәвамында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татарларының иҗтимагый тормышында катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot