news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган ислам галиме Александр Игнатенко вафат

Соңгы айда Игнатенко коронавирустан терелгәннән соң хастаханәдә дәваланган.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 24 гыйнварда Мәскәүдә танылган ислам галиме, Дин һәм сәясәт институты җитәкчесе Александр Игнатенко 73 яшендә вафат булган.

Соңгы айда Игнатенко коронавирустан терелгәннән соң хастаханәдә дәваланган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы институт сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, галим бүгенге дөньяга «хакимнәргә үгет-нәсихәт» жанрын ачып һәм узган гасырның 80нче еллары башында ук дин белән сугарылган экстремизм һәм террорчылыкны тикшерүгә нигез салып, урта гасыр гарәп-мөселман фикерен өйрәнүгә сизелерлек өлеш кертте.

2001 елдан Игнатенко - РФ Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы әгъзасы, 2006-2008 елларда РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы иде.

Александр Игнатенко белән хушлашу вакыты һәм урыны хакында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100